

Һәр мизгел саен мода дигән нәрсә үзгәреп тора. Бу чәчләргә дә кагыла.
Быел, мәсәлән, үстерелгән челкага өстенлек бирелә.
Мода дөньясында билгеле белгеч Эль Тернер әйтүенчә, үскән челка – ул гадәти челка түгел. “Ул озынлыгы белән аерылып тора, аның озынлыгы ияккә кадәр җитәргә мөмкин”, – ди белгеч.
Моннан тыш, бу челка таралмаган, җилдә тузан кебек формада булып, кабарыбрак торырга тиеш икән.
“Мондый челка аерым элемент кебек түгел, ә прическаның дәвамы кебек кабул ителергә тиеш”, – дип аңлата эксперт.
Мода турында хәбәрдар булу кирәктер, әлбәттә. Әмма, шулай да, чәчләрне үзеңә килешле итеп йөртергә кирәтер, мөгаен. Сез ничек уйлыйсыз?