

Бу иң гади рецептларның берсе: аны һәркем эшли ала.
Кирәк булачак: 1 кг. ит, 1 зур суган, 32 тозлы кыяр, 4 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы соя соусы, 3 тырнак сарымсак, төрле борычлар кушылмасы, тәменчә тоз.
Башта итне зур булмаган шакмакларга турыйбыз да, мае кызган табага салып кыздырабыз, аннан өстен ябып, бераз су салып, 30 минут парландырып пешерәбез.
Суганны ярымбоҗралап турап, иткә өстибез, тагын 5 минут парландырып пешерәбез. Сарымсакны һәм кыярны (эчен алабыз) турап, төп массага салабыз. Шуннан ит өстенә соя соусын, каймак һәм борычны, тозны өстибез. Кирәк дип тапканда, кайнап торгансу өстибез.
Барсын да салып бетергәч, азуны куера төшкәнче (10 минут тирәсе) тагын сүрән утта тотабыз.
Киңәш: әзер азуны өстәлгә чыгарыр алдыннан аңа яшел тәмләткечләр сибегез.
Фото: pigmine.ru