Файдалы киңәшләр
3 июнь 2022, 01:37

Кәбестәне үстерү җиңел түгел

Кәбестәне корткычлардан саклау өчен бер ысул.

Кәбестәне үстерү җиңел түгелКәбестәне үстерү җиңел түгел
Кәбестәне үстерү җиңел түгел

Кәбестә көчле һәм сәламәт үссен өчен сыналган ысулны куллансагыз яхшы уңыш алуга өлгәшерсез. 3 литр суга аптекадан алган валериана һәм 1 аш кашыгы сыек сабын салып сыекча әзерлибез. Кәбестәгә шушы әзер эремәне сиптерсәгез корткычлар җыеп интекмәячәксез. Әлеге сыекча 20 кәбестәне эшкәртергә җитәчәк. Кыш көне яхшы саклансын өчен кәбестәне җыярга 20 көн кала 5 литр суга 40 мл нашатырь спирты салып эшкәртү яхшы нәтиҗә бирә. Кулланып карагыз, үкенмәссез.

Фото:vk.com

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас