Файдалы киңәшләр
3 июнь 2022, 01:34

Чияне нәрсә белән тукландырырга?

Җәй көне иң яхшы ашлама – көл.

Чияне нәрсә белән тукландырырга?Чияне нәрсә белән тукландырырга?
Чияне нәрсә белән тукландырырга?

Һәрбер чия агачы төбенә 1 литрлы банка белән дымлы туфракка көл сибәргә кирәк. Шулай ук, 1 аш кашыгы карбамид һәм 2 аш кашыгы хлоридсыз калий (калий хлорид белән ашлый күрмәгез, яфраклар коелып төшәчәк) 10 литр суга салып сыеклап сибү дә яхшы нәтиҗә бирә. Аларны калий селитрасы белән алыштырырга да мөмкин (2 аш кашыгы 10 литрга).

Август уртасында, һәрбер агач төбен 2 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы калий һәм тагын бер литр көл белән ашлау киләсе ел уңышына яхшы әзерлек булачак. Ашламаны кимендә 5 сантиметр күмеп куярга онытмагыз.

Фото:vk.com

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас