Виноградка азот ихтыяҗы яфракларын үстергән чорда арта. Шуңа мондый тукландыру вегетациянең беренче яртысында кертелә. Фосфор - виноград тәлгәшләрен үстерү өчен кирәк. Ул җимешләрне балландыра, өлгерешен тизләтә.
Калий — яфракларын формалаштыру, җимешләрне өлгертү өчен кирәк. Тимер җитешмәгәндә виноградның үсеше туктый, яфраклары саргая, коела. Бор кислотасы (5 грамм 10 литр суга) серкәләнү процессын көчәйтә, җимешләрен арттыра. Винограды өлгерә башлаганда, 5 %лы чәй содасы (3 аш калагы 10 литр суга) эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.
Фото:vk.com