Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 Май 2022, 09:54

Карлыган бөрчәсеннән ничек котылырга?

Озайлы яңгырлар җимеш куакларын тәрбияләргә дә ирек бирмәде.

Карлыган бөрчәсеннән ничек котылырга?
Карлыган бөрчәсеннән ничек котылырга?

Быел яз күп кешеләр карлыган яфракларында кызыл шеш барлыкка килүдән зарлана. Димәк, куакларга бөрчә ияләшкән. Бу корткыч бик куркыныч һәм вакытында эшкәртелмәсә, ул булачак уңышны югалтуга һәм үсемлекләрнең үлеменә китерергә мөмкин.

Түбәндәге рецептлар ярдәме тиячәк:

- ун литр суда өч аш кашыгы чәй содасы эретегез; карлыганның яфрак асларын эшкәртергә тырышыгыз, бөрчә нәкъ шунда.

Ромашканы сыек сабын белән кушып эшкәртү дә бик яхшы ярдәм итә.

- 1 литр кайнап торган сугга 200 грамм ромашка чәчәге салабыз һәм бер көнгә төнәтергә куябыз;

- икенче көнне аны сөзеп 10 литр суга салабыз һәм 1 аш кашыгы сыек сабын кушабыз. Әлеге сыекча яфракларның аскы ягына эләгерлек итеп сиптерәбез. Бер куакка 1 литрга кадәр сыекча кулланыла.

Сезонга өч тапкыр шулай дәваларга кирәк булачак. Карлыган куакларын иртән, яисә кич белән җилсез вакытта эшкәртергә кирәк.

 

Фото:botanichka.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: