Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 Май 2022, 09:39

Нинди чәй зарарлы дип санала?

Табиб-диетолог шул хакта аңлата.

na-dache.pro
na-dache.pro

Безнең халык чәй эчәргә ярата инде ул. Кайсыберәүләр әйтмешли, чәйсез тора алмый. Әмма чәйләрнең дә төрлесе бар, бәгъзеләре хәтта организм өчен зарарлы булырга мөмкин.

Табиб-диетолог Елена Соломатина әйтүенчә, пакетлы чәйләр иң зарарлысы дип санала. Аның аңлатуынча, пакеттагы чәйләр яфраклы чәйдән аерыла.

“Пакетларга чәй чүбе, чәй җитештерү калдыклары өстиләр. Вак булганга, ул тиз пешә, яхшы чыга, әлбәттә. Әмма пакетлы чәйләр белән артык мавыгырга киңәш итмәс идем”, – ди белгеч.

Иң яхшысы – үлән чәе эчү, дип киңәш бирә диетолог. Мондый чәй атеросклероз барлыкка килү хәвефен киметә һәм ашказанына микробларга каршы тору көче өсти, ди ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: