Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 Май 2022, 16:04

Гүзәл булыйм дисәң...

Кычыткан эзлә!

Гүзәл булыйм дисәң...
Гүзәл булыйм дисәң...

 Тышта суык, өйдә утырабыз... Тик утырмыйк, язга рәхмәтләр укып, матурлана торыйк. Май айларында кычытканның иң файдалы чагы икәнен барыбыз да беләбез бит. Шулай итеп, яшь кычытканны юабыз, суын саркытабыз.

Бит тиресе әйбәт булса: 1 аш кашыгы вакланган яшь кычыткан һәм җылы сөт,1 йомырка сарысы алабыз. Кычытканны сөткә салып, 10 минут тотабыз. Аннан соң йомырка сарысын өстәп болгатабыз һәм бит, муен тиресенә сөртәбез.  20 минуттан җылы су белән юып төшерәбез.Әлеге битлек җыерчыкларны бетерергә булыша, тирене йомшак һәм бәрхет сыман итә.

Әгәр тире коры булса, 1 аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагы янына петрушка да кушып, 1 чәй кашыгы сөт алып болгатабыз. Катнашманы биткә сөртеп, өстенә кәгазь тастымал һәм сөлге каплыйбыз. 20 минуттан башта  – җылы, аннары салкын су белән юып төшерәбез.

Сулган тире өчен  1 аш кашыгы вакланган кычыткан һәм бал алып болгатабыз һәм шуны бит, муен тиресенә сөртәбез. 20 минуттан салкын су белән юып төшерәбез. Катнашма битне тукландыра, дымландыра, вак җыерчыкларны бетерә.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: