Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 Май 2022, 17:16

Файдалы чәйләр

Аны әзерләү ысуллары күп төрле.

Файдалы чәйләр
Файдалы чәйләр

*Витаминлы чәй. Ул тигез өлешләрдәге гөләп, миләш, нарат җиләге, кура җиләге, карлыган һәм шул ук җиләкләрнең яфракларыннан ясала. 1–2 кашык катнашманы 2 стакан кайнаган суда пешерергә, 10 минут тагын кайнатырга һәм өсте капланган савытта 4 сәгать төнәтергә, салкынча, караңгы урында суытырга, марля аша сөзеп, тәменчә шикәр салып, көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

*Тынычландыра торган чәй чабыр үләне, аю баланы, әрем, әспе, мәтрүшкә, кызыл дүләнә, туран уты (укроп), колмак, дару мелиссасы, кандала үләне, бөтнек, күкчәчәк, ромашка катнашмасыннан ясала. Хуш исле булсын өчен, гөлҗимеш һәм башка җиләкләр өстәргә мөмкин.

*Эч киткәндә эчә торган чәй. Ул 3 өлеш шомырт, 2шәр өлеш чия, 1әр өлеш кырлыган тамыры, әнеч чәчәге, әнеч җимеше һәм 3 өлеш шалфей яфрагы кушып ясала. 2 аш кашыгы катнашмага 2 стакан кайнар су салып пешерәләр, 10 минут кайнаткач, марля аша сөзеп, көнгә 3–4 тапкыр, ашарга 15 минут кала яртышар стакан эчәләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: