Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 Май 2022, 17:00

Аларга да ял кирәк

Күзләрне саклыйм дисәң.

Аларга да ял кирәк
Аларга да ял кирәк

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда халык арасында күзләренең күрү сәләте начараю тенденциясе күзәтелә. Моның сәбәбе нәрсәдә соң дигәндә, белгечләр соңгы елларда күзләргә йөкләмәнең зур булуын билгеләп үтә. Бу, әлбәттә, заманча технологияләрнең алга китүе белән аңлатыла. Күпчелек хәзер күзләрен планшет, телефон, компьютер экраннарыннан аермый диярлек.

Күрү сәләте начарлануда ут, яктылык та үз ролен уйный. Сүз кояш турында гына бармый, компьютер, телевизор экраннарының уты да күзләргә начар тәэсир итә, ди белгечләр. Караңгыда яки начар ут яктысында компьютерда эшләү дә күзләр өчен зыянлы.

Бу сәбәпләргә тагын стресс, экология, нәселдәнлек һ.б.лар да өстәлә. Нишләргә соң, күзләрне ничек саклап калырга? Белгечләр туклану рационына игътибар итәргә киңәш итә. Организмга барлык кирәкле витамин һәм микроэлементлар керергә тиеш һәм шулар арасында күзләр өчен иң мөһиме - лютеин.

Әлеге пигмент кишер, кабак, йомырка, яшел борчак һ.б.да бар, әмма аны кирәкле күләмдә кабул итәр өчен, мәсәлән, 1 кг кишер ашап бетерергә кирәк. Шуңа күрә дә махсус препаратлар кулланырга туры килә.

Кыскасы, бүгенге - заманча технологияләр аеруча да алга киткән заманда күзләргә зур игътибар таләп ителә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: