Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 Май 2022, 13:27

Тиеннәрне сакларга өйрәнәбез

Акча дигәннәре болай да иләк белән ташыган су кебек күз алдында юк була иде. Ә соңгы арада иләк түгел, төпсез чиләккә калдык бугай.

Тиеннәрне сакларга өйрәнәбез
Тиеннәрне сакларга өйрәнәбез

Акча дигәннәре болай да иләк белән ташыган су кебек күз алдында юк була иде. Ә соңгы арада иләк түгел, төпсез чиләккә калдык бугай. Шуңа күрә бүгенге көндә иң актуаль һәм файдалы киңәшләр тәкъдим итәбез. Тишекләрне ничек ямарга? Тиеннәрне ничек сакларга?

Бүген сүзебез кер юу хакында.

  1. Кер юу машинасы һәрвакыт тиешле дәрәҗәдә тулган булырга тиеш. Аз кер салсагыз, электр энергиясен генә түгел, кер юу порошогын да заяга бетерәчәксез. Кирәгеннән артык тутырган очракта да керләрегез юылмый калыр һәм яңадан әйләндерергә туры килер.
  2. Порошокны артык күп салу кирәкми. Аңа карап кына керләрегез чистарак булмаячак. Хәер, экономияләргә тырышып, артык аз салсагыз да, яңадан юарга туры килер.
  3. Юар алдыннан керләрегезне төсләренә карап аерырга иренмәгез!
  4. Керләрне алдан җебетеп, нык пычрак урыннарын кул белән усагыз, алар чистарак юылыр.
  5. Вак детальләре ычкынып, кер юу машинасына кереп китмәсен һәм ватылмасын өчен андый киемнәрне махсус капчыкларга салып юарга тырышыгыз. Шул ук максатта кесәләрне дә алдан карап чыгыгыз.
  6. Электр энергеясенә ике тарифлы счетчиклар куелган икән, кер юу машинасын төнге вакыт кергәч, кабызсагыз, күпкә отарсыз.
  7. Машинага суны 60 градуска кадәр җылытыр өчен 30 градуска җылытканга караганда дүрт тапкыр күбрәк электр энергиясе кирәк. Ә бит 60 градус кайнарлыгында юа торган әйбер күп булмый.
  8. Электр энергиясен экономияләүнең тагын бер ысулы – азрак әйләнештә (оборотта) керне сыгу. (1200 әйләнеш урынына 800, я булмаса 600). Әйе, кер сулырак була, әмма эссе җәйдә ул бик тиз кибәчәк.
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: