+18 °С
Ачык
Яшелчәләрнең күп төрләрендә (мәсәлән, бәрәңге, гөмбә, шпинат, спаржа яки брюссель кәбестәсендә) суда эри торган витаминнар бар, шул исәптән B һәм C витаминнары. Шуңа күрә аларны суга салып пешерергә кирәкми. Бу яшелчәләрне парда яки мичтә пешерергә кирәк. Шулай итсәгез, туклыклы матдәләрнең күбесе сакланачак.
Май ярдәмендә үзләштерелә торган витаминнар барлыгын да исәпкә алыгыз: A, D, E Һәм K витаминнары, мәсәлән. Ак кәбестә, брокколи кебек яшелчәләрне май кушып әзерләргә кирәк.
Фото чыганагы: i.ytimg.com