Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 апрель 2022, 15:32

Сынап карагыз

Алда балаларыбызны имтиханнар көтә. ОГЭ, ЕГЭлар стресс тудыра. Ә, белүебезчә, стресс – уңышның дошманы. Үз көчебезгә 100% ышансак та, җаваплы мизгелдә баш мие һәм гәүдә, әйтерсең, эшләүдән баш тарта. Бу хәл күпләргә яхшы таныштыр.

Сынап карагыз
Сынап карагыз

Уңышсызлыкның сәбәбе

Кагыйдә буларак, кеше җаваплы чараларга алдан әзерләнә. Укучы конспектларын ятлый, спортчы күнекмәләрне, артист номерын кабатлый һәм ниндидер мизгелдә барысы да автоматизмга кадәр җитә. Кеше мәгълүматны һәм хәрәкәтне уйлап та тормыйча кабатлый башлый. Кызганычка каршы, бу механизм стресс йогынтысына бик нык дучар. Көчле нерв киеренкелеге автоматлаштырылган процессларның үтәлешенә блок куя. Кеше дулкынланганда, элек автоматик рәвештә башкарган эшләрен контрольдә тотарга омтыла башлый. Нәкъ менә шушы уңышсызлыкның төп сәбәбе.

 

Нишләргә?

Игътибарыгызга имтихан биргәндә генә түгел, спорт ярышлары, җаваплы очрашулар вакытында да ярдәм итә торган гади генә күнекмә тәкъдим итәбез.

Кулга гадәти теннис тубы алырга кирәк. Киеренкелек үсә, нервлар кузгала, дулкынлана башлагач та аны сул кулга алырга (сулагайларга – уң кулга) һәм интенсив рәвештә кыскалый башларга кирәк.

 

Бу ничек эшли?

Кул белән тупны кыскалаганда киеренкелек йомшара һәм стрессның тискәре йогынтысы бетә.

 

Бу алым спорттан килгән. Җаваплы уен алдыннан тупны кыскалаган теннисчылар азрак хаталана. Башка спорт төрләрендә дә бу алым эшли. Көндәлек тормышта да тупны кыскалау яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Сынап карагыз әле, дуслар.

 

Туп кына түгел

Кул астында теннис тубы булмаса, куркыныч түгел. Теләсә нәрсәне кыскаларга мөмкин: мәсәлән,  бөгәрләнгән кәгазь, гәзит битен, кошелекны, тынычлану өчен хәтта тезне дә.

 

Фото чыганагы: fb.ru

Сынап карагыз
Сынап карагыз
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: