Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 апрель 2022, 11:34

Тәмле балык салаты

Эшләп карагыз, тик телегезне йота күрмәгез!

Эшләп карагыз әле, тик телегезне йотмагыз!
Эшләп карагыз әле, тик телегезне йотмагыз!

Эшләп карагыз, тик телегезне йота күрмәгез!

      Кирәк булачак: 6 йомырка, 1 баш суган, 1 банка майлы балык консервасы (скумбрия, сайра), 100 грамм каты сыр, 50 г. атланмай, майонез, бизәү өчен 3-5 зәйтүн җимеше (караҗимеш).

   Йомыркаларны пешерергә, суытып чистартырга һәм агын сарысыннан аерырга. Сырны эре угычта уарга. Суганны чистартып, ярымбоҗралап турап, кайнар су белән пешекләп алырга. Консервасының маен агызып, балыгын чәнечке белән изәргә.

   Бәйрәм салаты катлап ясала: 1нче кат – уылган йомырка агы, 2нче кат – уылган сыр, 3нче кат – балык, 4нче кат – майонез, 5нче кат – суган, 6нчы кат – каты килеш эре угычта уылган атланмай, 7нче кат – уылган йомырка сарысы. Салатның өстен телемләп киселгән зәйтүн җимеше белән бизәргә була.

   Фото: static.1000.menu

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: