Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 апрель 2022, 10:35

Алар кирәкле

40 яшьтән организмда нинди витаминнарга кытлык башлана?

Алар кирәкле
Алар кирәкле

*Тимер. Кандагы тимер микъдарын, гадәттә, йөкле хатыннар контрольдә тота. Ә инде бала туганнан соң, бик күпләр бу күрсәткечне күзәтүдән туктый. Ә бит организмга тимер җитмәүдән без даими хәлсезлек һәм арыганлык сизәбез.

*Кальций. Галимнәр көнгә 3 төрле сөт ризыгы ашарга киңәш бирә – нәкъ менә шуның кадәр организмны кирәкле күләмдә калций белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
*Д Витамины. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, илебездә яшәүче хатын-кызларның 90%ы,

диярлек, Д витаминына кытлык кичерә. Беренчедән, кояшлы көннәр бездә бик күп түгел. Икенчедән, көндез без урамда бик аз вакыт булабыз.
*Магний. Бу элементны без яшелчәләрнең яшел яфракларыннан, чикләвекләрдән, минераль судан алабыз. Кызганычка каршы, күпчелек хатын-кызлар яшелчәне бик аз ашый. Шуның өстенә, кибетләрдә сатыла торган салат һәм шпинат, теплицаларда үстерелә һәм аларда файдалы матдәләрнең кирәкле микъдары юк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: