Тормышның тизләнеше, эш темпларының артуы, физик активлыкның кимүе сезне гел нерв киеренкелегенә китерәме? Әгәр дә хроник авыруларыгыз яңарса, антибиотикларны еш кулланудан хәлегез начарайса, халык медицинасы сезгә ярдәм итәчәк.
- Сезгә көн саен 1 банан ашарга кирәк. Банан - депрессияне киметүче буларак билгеле. Бананда организмда серотонин, гади тел белән әйткәндә, бәхет гормонына әверелә торган тирозин дигән аминокислота да бар. Димәк, банан яхшы кәеф өчен дә җавап бирә.
- 1 стакан кайнап чыккан суга бер кашык дару ромашкасы чәчәкләрен салып төнәтегез. Көненә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабул итегез.
- 1 стакан кайнап чыккан суга 1 кашык бөтнек яфрагы салыгыз, 10 минут кайнатыгыз. Иртән һәм кич ятыр алдыннан 1/2 стакан эчегез.
- Кишер депрессиягә каршы бик яхшы! Көнгә 100-200 г кишер ашарга яки 1 стакан яңа сыгылган кишер суты эчү дә җитә.
Фото:pixabay.com/ru