Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 апрель 2022, 10:52

Шашлык өчен иң файдалы маринад

Бу ризык сезонын ачтыгызмы әле?

pro-dachnikov.com
Фото:pro-dachnikov.com

Табиб-диетолог Елена Соломатина шашлык өчен иң файдалы маринадны атады. Популяр ризык әзерләүнең серен  белән ул Life-ка биргән әңгәмәсендә бүлеште.

Аның сүзләренчә, иң яхшысы – итне үзең маринадлау, чөнки кайсыбер җитештерүчеләр бозылган ризык сата – аның иске булуын яшерер өчен чиләкләргә тутырып саталар.

Шашлык әзерләр өчен белгеч тавык яисә күркә итен сайларга киңәш итә. Кош итенең тиресен салдырырга онытмагыз. Маринад өчен минераль су яисә әче җимешләр, мәсәлән, әфлисун, киви, лимон сутын алырга була.

Сарык итеннән шашлык яратучыларга диетолог майсызрак яшь бәрән итен алырга киңәш итә. Я булмаса шулай ук артык майлы булмаган дуңгыз һәм сыер ите дә яхшы булачак, ди ул.

“Бу ит аерым бер күләмдә генә үзләштереләчәк, порция 200 граммнан да артмаса, бик әйбәт”, –  дип кисәтә табиб.
Белгеч сүзләренчә, шашлыкны даими әзерләүче илләрдә маринад урынына  тик борыч һәм суган кулланалар, чөнки бу яшелчәләр ашказаны суты бүленеп чыгуга булыша. Ә ул үз чиратында итне җиңел  үзләштерүгә ярдәм итә.

“Порцияләр азрак булган саен ризык җиңелрәк үзләштереләчәк. Мәсәлән, 100 грамм шашлык ашадыгыз икән, бераз хәрәкәтләнеп алыгыз, соңыннан тагын 100 грамм ашап, тагын хәрәкәтләнеп алу файдага гына”, – дип өсти Соломатина. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: