Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
17 апрель 2022, 19:46

Редис үстерәсезме?

Иң тиз үсүче тамыр азык.

Редис үстерәсезме?
Редис үстерәсезме?

Редис тиз үсә, тишелгәннән соң 20-30 көннән ашый башларга була. Әлбәттә, сортына карап. Иң иртә өлгерешле сорт — “18 дней”. Редисның орлыгы эре, аны шыттырып чәчкәндә ул яхшы тишелә. Көн 14-16 сәгатьтән озынаю чәчәк ату, ягъни орлыклану куркынычын арттыра. 10 майдан соң ук көн озынлыгы шул дәрәҗәгә җитә, димәк, аны беренче тапкыр апрель уртасы-май башында чәчеп өлгерергә кирәк. Июль уртасыннан кабат редис турында искә алыгыз.
Редис салкынча һава ярата, ул –4 градуска кадәрге кыраудан да курыкмый, +10...+12 градуста  яхшы үсә. Шуңа язгы кырауларда спанбонд белән каплап тору җитә. Дым ярата, суны җитәрлек сипмәгәндә үсә алмый, ката һәм яргалана. Редиска корткычлар, бөрчә зыян салганда көл, сарымсаклы су сибү дә җитә.

Чыганак: teplica-exp.ru

Фото: teplica-exp.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: