Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 апрель 2022, 13:43

Җиңел эшләнә торган торт

Аны әзерләүгә бер сәгать вакыт җитә...

Җиңел эшләнә торган торт
Җиңел эшләнә торган торт

Аны әзерләүгә бер сәгать вакыт җитә. Ә тәмле!

   Кирәк:

    Камыр өчен – 1,3 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, 2 аш кашыгы бал, 1 балкашык чәй содасы. Шоколадлы коржлар яратсагыз, камырны 2 аш кашыгы какао өстәп басыгыз.

   Крем өчен –  1 стакан каймак, ½ стакан шикәр комы.

   Он, шикәр комы, йомырка, бал һәм чәй содасын (аз гына уксус яки лимон суты белән сүндерергә кирәк) кушып камыр басабыз һәм аны өч өлешкә бүлеп, җәеп, өч корж пешереп алабыз.

   Крем әзерләү өчен каймакка шикәр комын өстәп туглыйбыз. Коржлар суынгач, алар арасына кремны ягып, өябез. Әзер торт өстен угычта уылган шоколад белән бизәп, суыткычка куябыз.

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: