Файдалы киңәшләр
11 апрель 2022, 16:32

Кызыл чөгендернең файдасын беләсезме?

Диетолог чөгендернең кан басымын киметү сәләте турында сөйләде.

Кызыл чөгендернең файдасын беләсезме?Кызыл чөгендернең файдасын беләсезме?
Кызыл чөгендернең файдасын беләсезме?

Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы Федераль тикшеренүләр үзәгенең табиб - диетологы Наталья Денисова чөгендернең кан басымын төшерергә ничек ярдәм иткәнен сөйләде.

Эксперт әйтүенчә, бу процесска нитратлар ярдәм итә. "Тәнебездәге нитратлар азот оксидына әверелә, ул кан тамырларын, аеруча кечкенә капиллярларны киңәйтә ала, шуның белән төрле органнарга кислород белән тәэмин итүне яхшырта", - дип аңлатты диетолог.

Тәүлегенә 250 миллилитр чөгендер суты эчү кан басымын киметкәнен ассызыклады. Моннан тыш бу эчемлек кан тамырларын эластик итә. Бу гипертония һәм атеросклероз үсешен акрынайта.

Табиб чөгендерне пешереп тә, чи килеш тә куллана аласыз, дип өстәде.

Ләкин, чөгендер куллануда кайбер чикләүләр дә бар. Мәсәлән, ашкайнату трактының хроник авыруларыннан интегүчеләргә концентрацияләнгән сок эчәргә киңәш ителми. Чөгендерне шулай ук ​​диабетиклар чама белән кулланырга тиеш.

Чыганак: UfaTime.ru

Фото:pixabay.com

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас