Файдалы киңәшләр
7 апрель 2022, 06:54

Су басу куркынычы янаса...

Мондый урында яшәүчеләргә нәрсә эшләргә?

nm45.runm45.ru
nm45.ru

Ташкын чорына кереп барабыз. Кемнәрдер, басма-күперләрдән карап, язгы елгаларның ташуына, боз китүенә сокланса, сулыклар буенда яшәүчеләр бу чорда хафага төшә. Ташкын ничек килер, бәла-каза салмасмы дип борчыла алар. Бигрәк тә кош-корт, мал тотучылар икеләтә хәвефләнә. Су баса калса, бу җан ияләрен дә кайдадыр урнаштырырга кирәк шул. Ә язгы су төн уртасында да килеп керергә мөмкин.

Коткаручылар гына түгел, кешеләр үзләре дә зур суга әзер булырга тиеш. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан әйтүләренчә, ташу башланганчы ихаталарны кардан һәм чүп-чардан тазартырга кирәк.

“Су агып китә торган юлларны, торбаларны тазартыгыз, чүп тыгылып, су җыелып ятарлык булмасын. Эре һәм кыйммәтле әйберләрне өскәрәк җыеп куегыз, мебельне идәннән ким дигәндә бер метрга югарыга күтәреп кую яхшы. Базлардан – продуктларны, ихатадан су агызып китәрлек бар әйберләрне алып куярга кирәк. Йорт малларын урнаштыруны да алдан хәстәрләү мөһим”, – диләр коткару хезмәтеннән.

Алар түбәндәге киңәшләрне дә үтәргә чакыра.

Су басу куркынычы янаган җирләрдә яшәүчеләргә:

- документларны, иң кыйммәтле һәм кирәкле әйберләрне су керми торган пакетларга салырга;

- азык-төлек запасы, дарулар белән аптечка, су керми торган һәм җылы киемнәр хәстәрләргә;

- шәм һәм фонарь, аңа батарейкалар алып куярга;

- көймәләр, резин итекләр, баскыч әзерләргә киңәш ителә.

 

Өйгә су керә башласа яки эвакуацияләү турында кисәтү алганда:

- газны, суны һәм электрны сүндерергә;

- азык-төлек запасын, кыйммәтле әйберләрне биегрәк урынга мендерергә, мебельне күтәреп куярга;

- мал-туарны алдан әзерләнгән урынга күчерергә;

- киемнәр, дару, ике-өч көнгә җитәрлек азык-төлек җыйнарга;

- вакыт булса, ишек-тәрәзәләрне ябарга яки кадакларга кирәк.

 

“Иң мөһиме – паникага бирелмәскә, – диләр коткару комитетыннан. – Алдан әзерләнгән әйберләрне алып, якын кешеләрегезгә хәбәр биреп, өйдән чыгып китәргә кирәк. Шулай ук урындагы хакимияткә дә әйтергә онытмагыз. Хәвефле хәл килеп туса, 112 номерына шалтыратыгыз”.

 

Су үтә дә тиз күтәрелгәндә, хәвефсез һәм югарырак урынга менеп, коткаручыларга хәбәр итәргә кирәк. Мондый мөмкинлек булмаса, коткаручылар тизрәк күрсен өчен көндез югары урынга ак яки төсле тукыма эләргә, ә төнен ут яктыртырга кирәк.

Әйткәндәй, әгәр эвакуацияләү кирәк булса, республикада 85 мең кешегә исәпләнгән 440тан артык вакытлыча тору пункты әзерләнгән, диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас