

Бәрәңгене кишер яки чөгендер кебек үк чи килеш ашарга ярый дип уйлый күпләр. Тик чынлыкта чи бәрәңгене сакчыллык белән кулланырга кирәк. Чи бәрәңге нәрсә белән куркыныч һәм аны ашарга мөмкинме?
Чи бәрәңгене ашарга була, әгәр ул үзегезнең бакчагызда үстерелгән булса гына. Теләсә нинди яшелчәләрнең куркынычы шунда: аларны агулы матдәләр һәм химикатлар белән эшкәртәләр. Болар барысы да яшелчәдә кала, бигрәк тә аның тышында. Шуңа күрә кибеттән яки базардан алып килгән теләсә нинди бәрәңгене чи килеш ашарга ярамый.
Кеше вакыт-вакыты белән чи бәрәңге кулланса, анда таплар, ачы тәм булмаска тиеш,чөнки бу яшелчәдә солонин агуының беренче билгеләре булуына ишарә. Әгәр яшел таплар бар икән, димәк, тамырда бу агу бик күп җыелган.
Русиядә бәрәңге пәйда булгач, Петр I чорында яшелчәләрне шайтан алмасы дип атаганнар. Чөнки кешеләр бу тамырны куллангач, үлгәннәр. Сәбәбе шунда: бәрәңгене ерактан алып килгәннәр, кешеләр рационында башка азык булган, яшелчә кулланмаганнар. Өстәвенә, аны дөрес сакламаганнар, шул рәвешле бәрәңгедә солонин агуы җыелган.
Чи яшелчәләргә бик сакчыл карарга кирәк. Әйе, чи килеш ашасаң, витаминнар саклана, алар организмга үтеп керә. Термик эшкәртелгән яшелчә организмга күбрәк микроэлементлар һәм файдалы матдәләр бирә. Мәсәлән, пешерелгәненә караганда, чи кишердә витаминнар күбрәк.