Файдалы киңәшләр
30 март 2022, 07:15

Кояштан сакланыгыз!

Ни өчен язын тән тиресен сакларга кирәк?

7ya.ru7ya.ru
Фото:7ya.ru

Тән тиресен саклау турындагы тема  һәрвакыт актуаль булып кала. Җәйге челләдә дә, язын да  кояш нурлары аңа зыян китерә. Күпләр язын кояштан курыкмый.Киресенчә, беренче нурларына йөзләрен күрсәтергә, җылылык белән хозурланырга ашыга. Ул куркынычсыз тоела. Табиблар билгеләвенчә, болай уйлау — хата, һәм язын да җәй айларындагы кебек кояштан сакланырга кирәк.

Яз һәм җәй тирене челләдән түгел, ә бәлки кояш инсоляциясеннән саклаудан башлыйк, ул картаюның төп сәбәбе — җыерчыклар, пигментация барлыкка килү, гиалурон кислотасы эшләп чыгару кимү, ул коллаген синтезын киметүгә китерә.

Кояштан саклану чараларыннан без елның җылы вакытында гына түгел, ел әйләнәсенә файдаланырга тиеш. Тирене ультрашәмәхәдән тулысынча сакларга кирәк — бу матурлык, яшьлек һәм тиренең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк.

Гадәттәгечә, язгы-җәйге чорда без тән тиресен карау  чаралары кулланабыз. Онытмагыз,  кремнар өйдән чыгар алдыннан сөртелергә тиеш түгел, ә алданрак 30-40 минут алданрак кулланыла, дип аңлата белгечләр.

Кояштан саклаучы крем, әгәр сез ялда икән бөтен гәүдә тәненә сөртелә, әгәр шәһәр мохитендә яз-җәй айларында йөзгә, муенга, кулларга крем сөртү рөхсәт ителә.

Яз көне куллар турында да онытырга ярамый, аларны еш кына картаю билгесен күрсәтә диләр. Шуңа күрә язын алар турында да кайгыртырга кирәк. Өйдән чыкканчы кояштан саклаучы чараны кулларга да сөртү  зарур. Сүз дә юк, җәен шәһәрдән читкә  чыгып китүчеләр, саф һавада актив яшәү рәвеше алып баручылар өчен, мәсәлән, көндезге вакытта велосипедта йөрүчеләр өчен  кояштан саклаучы кремнар куллану бик актуаль.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас