Файдалы киңәшләр
30 март 2022, 06:10

Файдалымы, әллә зыянлымы?

Көнбагыш орлыгы югары калорияле икән.

ridus.ruridus.ru
Фото:ridus.ru

Диетологлар көнбагыш орлыкларының куркынычлыгы турында кисәтте.

Табиб-диетолог, милли диетологлар һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы Марина Макиша  әйтүенчә көнбагыш орлыкларын артык куллану кеше организмына куркыныч булырга мөмкин.

Аның сүзләренә караганда, әлеге продукт авырлыкны арттыруга китерергә мөмкин, чөнки ул югары калорияле. 50 грамм чистартылган орлыкларда 400 килокалорий бар. Бу тулысынча туклану кабул итү белән чагыштырырлык.

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы, профессор Михаил Гинзбург, үз чиратында, орлыкларның гастритлы кешеләргә зыян китерергә мөмкин, дип өстәде. Алар  эрозияне шактый ярсытырга, ягъни гастрит һәм җәрәхәт авыруы кискенләшүгә китерергә мөмкин.  Шулай ук орлыкларның аллергия китереп чыгаруы да ихтимал.

Шуңа күрә көнбагыш орлыгын кулланганчы, тәүдә сәламәтлегегез турында уйларга онытмагыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас