Файдалы киңәшләр
28 март 2022, 09:05

Макарон ашыйсызмы?

Файдалы һәм сыйфатлысын ничек сайларга?

Макарон ашыйсызмы?Макарон ашыйсызмы?
Макарон ашыйсызмы?

"Макароннар, нигездә, углеводлардан тора, алар пешергән вакытта глюкозага кадәр таркала һәм, димәк, авырлыкның кимүенә берничек тә ярдәм итә алмый, — ди медицина фәннәре докторы Алексей Буеверов. — Тик менә бу глюкоза тире астында һәм бавырда сыекланучы майга әверелү-әверелмәве сездән тора. Әгәр дә макарон тәлинкәсеннән соң сез телевизор карыйсыз икән, май запаслары артачак, ә физик активлык белән шөгыльләнсәгез, артык глюкоза энергия бүлеп бирүгә китәчәк — артык авырлык җыелмасы сезгә янамаячак. „Авыр нәтиҗәләргә“ йогынты ясаучы икенче фактор — макароннар үзләре. Каты бодайдан пешерелгән ризыклар озаграк пешерелә һәм кандагы глюкозаны акрынрак күтәрәләр. Алар файдалы. Гадәти икмәк пешерү оныннан эшләнгән макароннар глюкозаны тизрәк һәм югарырак күтәрәләр һәм майны күбрәк стимуллаштыра. Ә тиз әзерләнә торган токмачтан тазару җиңелрәк “.

Тиз әзерләнгән токмачның тагын бер минусы бар. Анда файдалы булмаган эмульгаторлар, стабилизаторлар, куерткычлар һәм башка азык өстәмәләре бар, алар токмачны йомшаграк итә. Моннан тыш, токмач, гадәттә, тәмләткечләр, аңа ваклап салынган яшелчә, ит яки кош-кортның вак кисәкләре белән сатыла. Тулы кыйммәтле төшке аш кебек. Тик анда аксым, витаминнар һәм антиоксидантлар бик аз. Мондый ризык белән мавыгырга ярамый, организмга зыянлы.

"Кайберәүләргә макарон бөтенләй ярамый. Бу бодайның төп аксымы — глютен кабул итә алмауга бәйле. Ул аеруча каты сортларда күбрәк. Андый кешеләргә  махсус диета билгелиләр. Бу очракта кешеләрдә бернинди билгеләр сизелми, бәлки ашказанына бәйле, дерматит, чәч һәм тырнак коелу, анемия кебек проблемалар күзәтелә.

Күпләр моның белән гомер буе проблеманың тамыры нидә икәнен аңламыйча яши. Яхшы табиб мондый очракларда глютенсыз диета сакларга киңәш итә. Бу теләсә нинди макаронга гына түгел, бодай, арыш, арпа һәм солы булган барлык продуктларга да кагыла. Моңа икмәк, ботка, кондитер әйберләре генә түгел, сосиска, казылык, ярымфабрикатлар һәм башкалар керә. Дөге, кукуруз, карабодай, бәрәңге, соя, тары альтернатива буларак рөхсәт ителә. Асылда, глютенсыз диета тулы кыйммәтле санала, тыелган шартларда булган файдалы әйберне башка продуктлардан алырга мөмкин».

Файдалы һәм сыйфатлы макарон сатып алуның өч кагыйдәсе бар:

Беренчедән, нинди сортлы оннан макарон ясалуы мөһим түгел. Иң мөһиме, алар нинди төркемгә карый. Өч төркем бар: иң яхшысы А төркеме; уртача Б төркеме; начаррак В төркеме. Шул ук тәртиптә макароннарның организмдагы май синтезын арттыру сәләте дә көчәя.

Икенчедән, классик макаронны он һәм судан гына ясыйлар (алар составында бары тик бу компонентлар гына күрсәтелгән). Тик йомырка яки яшелчә (помидор, кишер, чөгендер, шпинат һ.б.) кушылган макароннар да бар. Шуның аркасында алар классиктан да файдалырак, тик аларга табигый компонентлардан башка берни дә өстәмәгән очракта гына.

Өченчедән, токмач һәм башка тиз әзерләнә торган макароннарны бөтенләй кулланмаска кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас