

Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Шәхси гигиенаны сакламау еш кына төрле авыруларга китерүе ихтимал. Шуңа күрә үзеңнең тазалыгыңа аеруча игътибар итәргә кирәк. Моның өчен иртән бит-кулларны юу гына җитми, кичен дә аяк-кулларны, култык асларын юып ятарга онытмагыз.
Эчке киемнәрне көн саен алыштырырга гадәтләнегез. Егетләргә тирләгән аякларыннан начар ис килмәсен өчен носкины да көн саен чистасын кияргә кирәк. Шулай ук аяк киемен дә һәрчак җилләтеп, кирәк икән, юып киптереп алу да зыян итмәс.
Гади генә чисталык кагыйдәләрен тотарга күнексәгез, соңыннан берәү дә сезне шапшаклыкта гаепли алмас. Әмма эш шунда да түгел, ә иң мөһиме - бу сезнең саулыгыгыз өчен файдалы, чөнки, белүегезчә күп авырулар пычрак микроблар аша организмга үтеп керә.