

Март ахырындагы кояшлы көннәр – җиңелчә кызыну, ләкин янмау өчен иң яхшы вакыт. Шулай ди Русия гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Чөнки хәзер кояш шактый көчле кыздыра, нурлары тиз таралмый. Бу исә җиңелчә “загар” алу өчен менә дигән мөмкинлек. Өстәвенә, ни гаҗәп, кар да ярдәм итә.
“Альбедо дигән төшенчә бар. Ул – каты матдәнең энергияне чагылдыруы. Кар өчен ул – якынча 70 процент. Ягъни әле безгә кояш өстән дә, астан да яктырта. Җәй көне мондый булмаячак. Чөнки җир энергияне тулысынча дирлек үзенә сеңдерә һәм аны чагылдырмый”, – дип аңлата Вильфанд.
Шуңа тәнегезне бераз каралтасыгыз килсә, бүген үк кояш астында күбрәк йөрергә кирәк.
“Кояшлы көннәр апрельдә дә булачак. Әмма кар эри башлагач, кояш нурлары азрак чагылачак. Аннан инде җәйге кояш астында кызынырга кала. Ләкин аның зыянын да онытырга ярамый”, – дип кисәтә белгеч.