Файдалы киңәшләр
24 март 2022, 08:14

Сыерчык оялары әзерме?

Җылы яз илчеләрен каршы алырга әзерләндегезме?  

Сыерчык оялары әзерме?Сыерчык оялары әзерме?
Сыерчык оялары әзерме?

Яз кошлар сайравы белән ямьле. Сыерчыкларның сызгырып-сызгырып сайраулары исә барсыннан да үзенчәлеклерәк. Җылы яз илчеләрен каршы алырга әзерләндегезме әле?  Килүләренә сыерчыкларга оя ясарга җыенсагыз, түбәндәгеләрне онытмагыз!

* Такталарның киңлеген 2 сантиметрдан да ким алмырга кирәкми, юкса кошларга салкын булачак.

* Ояның төбе – 10-15 сантиметрлы квадрат, биеклеге 30-35 см булырга тиеш.
* Ояга керү-чыгу өчен тишекнең диаметры – 4,5-5 см, ә тишек белән төп арасы – 15-20 см.

* Ояның эчке як тактасын шомартырга ярамый, кошларга шома оядан чыгуы бик кыен. Әгәр такталар шома икән, аны җыяр алдыннан алгы яктагы тактага эчке яктан горизонталь сырлар ясарга кирәк.

*Ояны буярга ярамый. Ачык төсләр һәм ис кошларны куркыта. Әгәр бик тә бизисегез килсә, кызыл яисә коңгырт төстәге иссез буяу кулланыгыз.
* Көз яисә кыш саен ояны чистарту уңайлы булсын өчен, өске капкачын алына торган итеп ясарга мөмкин.
* Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә ишек-тишектән җил һәм яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була.
* Ояны көньякка, көньяк-көнчыгышка, көнчыгышка каратып куялар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас