

Соңгы вакытта Русия халкына, шул исәптән Башкортстанда яшәүчеләргә дә илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән шалтыратулар килә башлаган.
Исемнәре билгесез кешеләр: “Тиздән даруханәләрдә дарулар бетәчәк, дефицит башланачак, шуңа үзегезгә кирәкле препаратларны сатып алырга ашыгыгыз. Запас белән алсагыз тагын да яхшырак булыр”, – дип сөйләгәннәр.
Ләкин Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый шалтыратуларга ышанмаска чакыра. Телефон элемтәсенең теге очында – мошенниклар, дип кисәтә алар.
“Мондый шалтыратулар кешеләр арасында паникага тудыруга һәм базарда ясалма ажиотаж барлыкка китерүгә юнәлтелгән. Безнең илдә дарулар белән тәэмин итү тотрыклы кала. Русия һәм чит илләрнең фармкомпанияләре үз эшләрен тулысынча башкара, Министрлык исә бу мәсьәләне контрольдә тота”, – диелә ведомствоның мәгълүматында.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин да дарулар җитмәү турындагы хәбәрләрне фейк дип атады.
“Дару препаратлары бездә җитәрлек күләмдә бар. Имзаланган килешүләр кысаларында дарулар белән тәэмин итүдә дә, логистикада да өзлегүләр юк. Әгәр кайдадыр дефицит барлыгы турында хәбәр алсак, без ул мәсьәләне тиз арада хәл итәбез”, – диде ул.