Файдалы киңәшләр
16 март 2022, 13:15

Яз, яз, яз җитә...

Язда кирәк булачак файдалы киңәшләр

Яз, яз, яз җитә...Яз, яз, яз җитә...
Яз, яз, яз җитә...

1.Язгы аяк киемен батареядә киптермәскә тырышыгыз. Ул бик тиз сыйфатын югалтачак. Үз көенә кибүне көтәргә вакытыгыз юк икән:

*аяк киеменә гәзит яки кәгазь тастымал (бумажное полотенце) йомарлап тутырыгыз. Алар дымны тиз  сеңдерер.

*салкын һава өрдереп фен ярдәмендә киптерегез.

*Шулай ук силикагель кулланырга була. (Яңа аяк киеме тартмасыннан килеп чыга торган кечкенә пакетлар. Аларда SILICA  яки “Do not eat” дип язылган була.)

 

2.Күн перчаткалар кысыграк булса...

Аларны дымлы тастымал белән урагыз да ким дигәндә 2-3 сәгатькә калдырып торыгыз. Аннан соң кулларыгызга киегез дә кипкәнче салмый йөрегез. Күн сезнең кул формасын алачак һәм уңайлы булачак. (Искәрмә! Болай итеп күн перчатканы ике размерга зурайтып булмый. Ул бары тик уңайлырак кына булачак.)

 

3.Яз җитүгә кышкы киемнәр ялга әзерләнеп, шкафта үз урыннарын алачак. Әмма моңа кадәр аларны юып, тазартырга кирәк. Пуховикларны юганда өч киңәшкә колак салуыгыз яхшы булыр.

* Пуховикларны эләктереп, эчен тышка чыгарып юалар.

    * Аның белән бергә юарга башка кер салмагыз.

    * Кер юганда махсус шарчыклар кулланыгыз. Алар пуховикның мамыгы оешуга юл куймас. Андый шарчыкларыгыз юк икән, теннис шарлары да ярый.

Пуховиклар бер генә тәүлек кипмәскә мөмкин. Аларны даими селкетеп, эчендәге мамыгын җайларга кирәк. Тизрәк киптерергә нык теләсәгез дә, батарея янына китермәгез. Җылыда мамык кипми, ә исләнә генә.

 

4.Лакланган түфлиләрне язгы пычрактан һәм вакытыннан алда яргалана башлаудан гади вазелин коткара.

Косметик вазелинны кул тиресенә сөрткән кебек ышкып сөртегез.

 

5.Язгы аяк киеме юешләнеп кенә калмый, исләнә дә. Моннан котылу өчен кечкенә капчыклар тегегез һәм  дөге ярмасы салыгыз. Аларга берничә тамчы эфирлы май тамызыгыз. Аяк киемен салган саен әлеге капчыкларны эченә тыгыгыз.

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас