

Яңа гына сатып алынган кер юу машинасыннан да ят ис килергә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле.
*Кер юылып беткәннән соң, аның ишеген ябып калдырырга ярамый, чөнки барабан һәм эчендәге башка өлешләре кибеп өлгерми.
*Кер юу порошогын артык күп салу һәм юыласы керләрне машина барабанында җыеп бару нәтиҗәсендә дә ис барлыкка килә.
*Истән котылу өчен, машинаны буш килеш әйләндереп алырга кирәк.
*Лимон кислотасы яки сода да салырга була.
*Махсус көнкүреш химиясен куллану дөресрәк.
*Ә кер юылып беткәч, ишеген ачык калдырсаң яхшы.