

Очкылык – ул күкрәк пәрдәсенең кысылуы сәбәпле ирексездән кинәт тын алу хәрәкәте, шундый хәрәкәт вакытында бугаздан кысылып чыккан өзек-өзек тавыш. Очкылык тоту – диафрагманы көчле һәм кискен кыскарырга мәҗбүр иткән нервның даими эшчәнлек нәтиҗәсе.
Шуңа күрә очкылык тотудан арыну өчен түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килә ала:
1) тураерга, сузылырга да мөмкин
2) тирән итеп сулыш алырга һәм диафрагманы аска эткән кебек сулышны тоткарларга; тирән һәм әкрен итеп суларга да була;
3) су эчәргә, әмма күп түгел, югыйсә нәтиҗә нәкъ киресенчә булырга мөмкин.
Бу күнегүләрнең барысы да органнар арасындагы бозылган бәйләнешләрне тәртипкә сала һәм диафрагманың үңәч ярыгында гизүче нервка басымны киметә.