

Соңгы вакытта шәһәрләрдә түбәләре күккә тиеп торырдай биек йортлар калкып чыга башлады. Бүген илдә миллионлаган халык яшәгән шәһәрләрдә яңа йортларда уртача 15,1 кат исәпләнә, бу совет чоры белән чагыштырганда 2,2 тапкырга күбрәк дигән сүз.
Башлар әйләнерлек
Экспертлар әйтүенчә, биек йорт салу икътисади яктан отышлы. Чөнки, Русия территориясе буенча зур булса да, җир шактый кыйммәт, шуңа застройщиклар булган урыннан күбрәк файда алырга тырыша, диләр алар.
Һәм шунысы кызык – иң югары катлардагы фатирлар түбәндәгеләренә караганда 30-40 процентка кадәр кыйммәт тора. Тәрәзәдән ачылган хозурлык өчен дә түләргә кирәк шул. Чынлап та, 20-25 катка менеп карасаң, бар тирә-як уч төбендәгедәй күренә. Мондый күренештән башлар әйләнә. Ә бит кемнәрнеңдер бер караудан да башлары әйләнгән биеклектә икенчеләр еллар буе яши. Бигрәк тә яшьләргә болытларга якын булу ошый. Әмма югары катларда яшәү сәламәтлек өчен яхшы түгел, дип кисәтә табиблар.
Табиб Сергей Хомяков әйтүенчә, озак вакыт югарыда яшәү йөрәк-кан системасы, эчке органнар эшчәнлегенә кире йогынты ясарга мөмкин. Хәтта психик тайпылышлар башлануы ихтимал. “100 метрдан югарырак фатирларда берничә көн яки ай яшәүнең сәламәтлек өчен зыяны юк, монда сүз даими яшәүчеләр турында бара”, – ди ул.
Моннан тыш, биек катларда хәвефсезлек күзлегеннән тәрәзәләр киң итеп ачылмый һәм һава вентиляция системасы буенча гына йөри, ә бу инфекция таралуга булышлык итәргә мөмкин, дип кисәтә табиблар.
Аннары, лифт белән тиз арада биеккә күтәрелгәндә, атмосфера басымы үзгәрү сәбәпле, колаклар капланырга ихтимал. Йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авырулары булганнарга мондый үзгәрешләр яхшы йогынты ясамый. Кайсыберләрдә баш әйләнү, курку хисе барлыкка килү, йөрәк һәм эч авыртулары да булырга мөмкин, диләр.
Бездә фатир сатып алганда сәламәтлек турында бик уйлап бармыйлар, әлбәттә. Гомумән, бу тема ничектер арткы планда кала килә. Ә чит илләрдә югары катларда яшәү буенча тикшеренүләр үткәрелгән, ди терапевт, “Синергия” университетының медицина факультеты эксперты Арон Госман улы.
“Югары катларда яшәүнең кире ягы да, уңае да бар, – ди ул. – Югары каттагыларга ашыгыч ярдәм килүен озаграк көтәргә туры килә. Икенче яктан, анда яктылык яхшырак, һава тазарак һәм урам тавышлары да бик ишетелми”.
Уңайсыз катлар буламы?
Йорттагы теге яки бу кат яшәү өчен яраксыз дигән нормалар юк, ди “Поликлиника.ру” медицина үзәкләре челтәре филиалының педиатрия буенча баш табиб урынбасары Инесса Мисюра.
“Әмма экологлар 6нчы каттан югарырак яшәргә киңәш итми. 20-25 метр биеклектә кешегә магнит кырының йогынтысы кими, ә 7-9 катларда ике тапкырга азая. Чөнки кеше белән җир арасында тимер-бетон катламнар тора, – дип аңлата табиб. – Шуңа кешенең иммунитеты кимергә мөмкин, ә йөрәк-кан тамырлары системасына өстәмә йөкләмә килә. Шунысын да онытырга ярамый: сәнәгать предприятиеләреннән начар газлар 30-40 метр биеклектә җыела, бу гадәттә 11-14нче катлар тирәсе”.
Психологик күзлектән, 7 катка кадәрге биеклек сәламәтлек өчен хәвефсез дип санала, ди Мисюра. Ә югарырак булган саен кеше үзен табигый тоймый башлый. Бигрәк тә курку хисе белән интегүчеләргә югары катларны сайламаска киңәш итәләр. Ачык яки ябык киңлекләрдән куркучылар (клаустрофобия һәм агорафобия) саны бүген дөнья халкының 5-7 процентын тәшкил итәләр һәм аларга югары катларда яшәү тыела.
Бер уңайның – бер киресе, диләрме әле? “Швейцариянең Берн университеты галимнәре тикшерүенчә, беренче каттагылар, 8 һәм аннан өстәрәк катларда яшәүчеләргә караганда, респиратор чирләрдән 40 процентка ешрак үләләр. Үлемгә китерүче йөрәк чирләре һәм үпкә яман шеше дә беренче каттагыларда ешрак очрый”, – ди Инесса Мисюра.
Кардиолог Асият Хачирова исә: “Гаҗәп, диярсез: биегрәк катка менгән саен йөрәккә йөкләмә арта барган кебек, ләкин җирдән 200-300 метр югарылык кеше организмы системасына әллә ни йогынты ясамый”, – ди.
Аның әйтүенчә, чит ил галимнәре яшәү өчен “идеал” кат юк дигән нәтиҗәгә килгән.
“Түбәнге катларда яшәү психологик яктан уңайлы. Ләкин аскы катларда, бигрәк тә беренчеләрдә күләгә күп, бүлмәләрдә дымлылык югарырак, күгәрекләр һәм гөмбәчекләр барлыкка килү хәвефе зур. Ә 100 метрдан юагрырак катлардагылар электрмагнит нурланыш һәм төрле вибрацияләр йогынтысында яши. Бу кеше психикасына, кан тамырларына һәм баш миенә кире йогынты ясый”, – ди табиб.
***
Шулай итеп, без сезгә табибларның һәм галимнәрнең фикерләрен җиткердек. Аларга өстәп, экологлар 5-6 каттан югарырак менмәскә киңәш итә. Иммунологлар 8 катка кадәр фатирларны сайлагыз, диләр. Янгын сүндерүчеләр исә 25 каттан өстә яшәмәү хәерле, дип исәпли.
Нәтиҗәсен ясау исә сезнең карамакка кала. Бәлки, фатир сайлаганда әлеге киңәшләрнең файдасы тияр.