

Тозда организм өчен бик кирәкле натрий бар. Ул күзәнәкләрдә су-тоз балансын нормада тота һәм организмдагы су күләмен җайга сала.
Тоз - сәламәтлек өчен бик кирәк. Аңардан бөтенләй баш тарткан очракта, нерв системасы какшый, кан басымы чамадан тыш төшә, мускул спазмнары барлыкка килә, сөякләрдән минералларны юдыруга һәм мускулларның какшавына китерә.
Тик, әгәр тозны даими рәвештә артыгы белән куллансаң, артериаль кан басымы арта, бөер авырулары барлыкка килә, кальций алмашынуы бозыла, остеопороз һәм буыннар, йөрәк авырулары, стенокардия, инфаркт, хәта ашказанында яман шеш тә барлыкка килергә мөмкин.
Шулай итер, тозсыз яшәп булмый, иң мөһиме - чамасын белеп кулланырга кирәк. Табиблар фикеренчә, көненә биш-алты грамм, ягъни бер чәй калагы тоз кулланырга тиешбез.