Файдалы киңәшләр
5 гыйнвар 2022, 06:50

Кайсыбер азык-төлек сатудан алыначак

Кибет киштәләре бушап калмасмы?

ufacitynews.ruufacitynews.ru
ufacitynews.ru

Гыйнвардан башлап ил кибетләрендәге кайсыбер продуктлар сатудан алыначак. Бу Роспотребнадзор әзерләгән яңа кагыйдәләргә бәйле булачак. Чөнки санитар ведомство кеше сәламәтлегенә хәвеф тудыра торган азык-төлектән баш тартырга кирәк дип карар иткән.

Кайсыбер продуктлар сатудан бөтенләй юкка чыга дип әйтү бик үк төгәл түгел, әлбәттә. Аларны саклау һәм сатуга тәкъдим итү кагыйдәләре үзгәрә дию дөресрәк булыр, мөгаен.

Шулай итеп, туңдырылган, аннары эретелгән һәм тагын туңдыргычка озатылган продуктларны сату 2022 елның гыйнварыннан тыела. Югыйсә, кайсыбер намуссыз сатучылар су исәбенә товарның авырлыгын арттыру өчен берничә кабат туңдырып-эретеп сатарга тырышалар иде. Бигрәк тә ит һәм балык сатучылар арасында мутлашу очраклары еш була, диләр экспертлар.

Үлчәп сатыла торган продукциягә карата да таләпләр катгыйлана. Алар төргәктә булырга тиеш. Мәсәлән, эремчек төргәктә булмаса, аны сатарга ярамый. Кондитер эшләнмәләренә һәм икмәк-күмәчләргә дә шундый ук кагыйдә куела.

Яшелчә-җимешләр өчен дә яңалык бар. Аларның туфрак эзе булмаганнарын гына киштәләргә куярга ярый. Бигрәк тә карбыз-кавыннарга җир кисәкләре эләгергә мөмкин. Аннары, киселгән яшелчә-җимешләрне сату да тыела. Димәк, аларны ничек бар – шулай гына сатып булачак.

 Әлегә кадәр сатып алучыларга яшелчә-җимешләрнең эчен күрсәтү өчен аларны кисеп кую очраклары бар иде. Аннары, кайсыберләр карбыз-кавынның яртысын гына сатып алырга тели. Ләкин, Роспотребнадзор хезмәткәрләре әйтүенчә, киселгән яшелчәләр инфекция чаганагы булырга ихтимал, аларда паразит һәм башка корткычлар үрчергә мөмкин.

Эче чистартылмаган кошларны сату да тыела. Пычрак һәм кош тизәге эләккән йомыркалар да сатудан алыначак.

Һәм тагын момент: өйдә әзерләнгән продуктларны кибетләрдә сату тыела.

Экспертлар әйтүенчә, әлеге кагыйдәләр сатып алучыларның иминлеге өчен эшләнгән. Ә “тыелган” товарларны киштәләреннән алырга теләмәгән кибет хуҗалары санитар нормаларны бозган өчен җәзага тарттырылачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас