Файдалы киңәшләр
3 гыйнвар 2022, 14:25

Спорт белән шөгыльләнгән өчен түлисезме?

Шулай булса, бу хәбәр сезнең өчен.

minsport.alregn.ruminsport.alregn.ru
minsport.alregn.ru

Фитнес һәм спорт белән түләүле шөгыльләнүчеләргә яңалык бар. Хәзер түләгән акчалар өчен салым вычеты кайтарып булачак.

Ул 2022 елның 1 гыйнварыннан тотынылган суммалардан исәпләнәчәк. Ә вычет акчасын 2023 елда гына алып булачак. Ләкин чек һәм килешүләрне җыя башларга кирәк. Вычетны үзегез өчен генә түгел, ә 18 яшькә кадәрге балалар өчен дә кайтарып була. 

Спорт һәм сәламәтләндерү хезмәтләре өчен тотынылган 120 мең сумга кадәр акчага салым түләве алып булачак. Ягъни күп дигәндә 15,6 мең сум акчаны кайтарып булачак.

Хөкүмәт вычет алып була торган хезмәтләр исемлеген дә раслады. Алар арасында спорт белән шөгыльләнү, бассейн һәм фитнес-залларга йөрү кебек хезмәтләр керә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас