Файдалы киңәшләр
3 гыйнвар 2022, 15:32

Банкта вкладың булса...

Елына күпмегә артканын беләсезме?

Банкта вкладың булса...Банкта вкладың булса...
Банкта вкладың булса...

Бу елдан банктагы вкладларга салым салыначак.

Дөресен әйткәндә, вкладлар буенча алынган процентлардан НДФЛ түләү турындагы закон үткән ел гамәлгә керде. Быел беренче тапкыр аны түләргә туры киләчәк. Салым турында хәбәр итүләр 2021 ел нәтиҗәсе буенча киләчәк.

Салым барлык керемгә салынмый. Чөнки “салым хезмәте тияргә тиеш түгел минимум” бар. Бу минимумны һәр ел саен исәпләячәкләр: миллион сум алына һәм аңа салым салыначак елның 1 гыйнварында Русия банкының “ключевая ставкасы” кулланыла. Быел бу ставка 4,25 процент иде. Димәк, вкладлары буенча керемнәре 42500 сумнан артканнарга салым түләргә туры киләчәк.

Салым декларациясе бирергә кирәкми. Банк үзе 1 февральгә кадәр документларны Салым хезмәтенә тапшырачак. Шуннан соң Салым хезмәте почта аша түләүчегә белдерү хаты җибәрәчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас