Файдалы киңәшләр
29 декабрь 2021, 09:05

Мандариннар

Яхшысын сайлап алу ысулы аталды.

pixabay.compixabay.com
Фото:pixabay.com

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә  мандариннарны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләделәр. Алар шома тышлы мандариннар сайларга киңәш итте.

Цитруслыларның тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк. Җиләк-җимешнең матурларын, черемәгән һәм тапларсыз булганы сайлап алсаң яхшырак. Шунысы да  белү мөһим :  мандарин озак сакланмый.

«Әгәр сез аларны алдан сатып алган булсагыз, аларны дөрес итеп сакларга тырышыгыз. Моның өчен тышын үсемлек мае белән сөртергә, җиләк — җимешне суыткычның махсус бүлегенә урнаштырырга һәм плюс алты градус  температурада тотарга кирәк», - дип аңлата белгечләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас