

Яңа ел өстәленә, гадәттә, мандариннар куела. Күчтәнәчкә дә мандарин алып киләләр.
Мандариннар – тәмле дә, файдалы да җимеш. Анда кальций, магний, D, K һәм B витаминнары күп. Аңарда булган клетчатка ашказаны-эчәк тракты эшчәнлегенә ярдәм итә, С витамины иммунитетны ныгыта.
Әмма мандаринны күп ашарга ярыймы соң? Бу уңайдан диетолог Надежда Цапкина киңәш биргән.
Аның әйтүенчә, мандаринны тәүлегенә 40 граммнан артык кулланырга ярамый. Ягъни көненә 4-5 мандариннан артыгын ашамау хәерле. Чөнки чаманы белми куллану организм өчен, киресенчә, файдалы түгел. Мәсәлән, мандаринны еш ашау бавырга бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә табиб.
“Бу җимешнең аллергия башлануга сәбәпче булуы да ихтимал, – ди ул. – Гастрит белән чирләүчеләргә дә мандаринны сак кулланырга кирәк. Чөнки ул ашказаны һәм эчәкләрнең лайлалы тышчасын ярсытырга мөмкин”.
Шулай булгач, бәйрәм дип, чама хисен югалмыйк, дуслар.