Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 декабрь 2021, 11:10

Икеләнә башласа нишләргә?

Чәчләрне карап йөртсәң генә матур була.

pixabay.com
Фото:pixabay.com

Чәч үсә төшкәч, очтан икеләнә башлый, мондый хәлдә ул нормаль үсештән туктый. Икеләнгән чәч аша организмга һава үтеп керә алмый. Гөл дә бит су, яктылык, җылылык җитмәсә корый башлый, шуның кебек чәч төбе дә кибә, сына, коела. Кеше чәчен кистергәч, начар энергиядән дә котыла, баш җиңеләя.

Көн дә юарга ярыймы?

Никадәр ешрак юсаң, чәч тизрәк майлана. Аны атнага ике, күп булса өч тапкыр юарга була, һәр юганнан соң бальзам сөртеп куярга онытмагыз. Яшьләр кышкы салкыннарда да урамда яланбаш йөрергә ярата. Салкын һава чәчне киптерә, шунлыктан чәч сына, төссезләнә. Җәйге чорда чәчнең табигый төсен кояш ашый, шуңа күрә чәчкә бальзам сөртеп тукландыралар. Тән тиресе купшакланмасын өчен көн дә крем сөртәбез бит, чәчкә дә кирәк ул. Аны сатып алганда һәркем үзенә яраклысын сайларга тиеш, шуңа күрә сатып алганчы башта майлы, коры, нормаль чәчләр өчен дип язылган аңлатмасын укыгыз. Буялган чәчләр өчен махсус шампунь-бальзамнар сатыла.

Ничек ныгытырга?

Чәчне төрле катнашмалар ярдәмендә ныгытырга була. Иң гади ысул: берничә телем арыш ипие йомшагы, 1 чи йомырка, 1 баш суган алына. Угычтан чыгарылган суганга йомырка, суда җиңелчә генә җебетелгән ипи йомшагы салып изәләр исе күңелгә бик хуш килмәс, ләкин чәч өчен файдасы күп.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Читайте нас: