Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 декабрь 2021, 23:05

Һава торышы бозыла

Юлда бәлагә тарысаң, нинди номерга шалтыратырга?

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы тәүлектә республикада һава торышы бозылачак.

Төнен җепшек кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар сырынтылары булачак. Көндез дә бераз кар явачак, көнчыгыштан искән җил көчәячәк: урыны белән аның тизлеге секундына 18 метрга җитәчәк. Термометр баганалары -2, +3 градус тирәсенә күтәреләчәк. Юлларның кайсыбер участокларында күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараячак.

Шуңа Дәүләт автоинспекциясе, водительләргә мөрәҗәгать итеп, һава торышы начараюын исәпкә алырга һәм, кичектереп тору мөмкин булса, юлга чыкмаска чакыра.

Юлда ул-бу хәл була калса, Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча идарәсенә, аның дежур частена шалтыратырга мөмкин. Телефоннары: 235-84-02, 233-27-31.

Уфа буенча дежур часть телефоны – 237-84-80, 237-02-02.

Хокук саклаучылар тәү чиратта водительләргә ярдәм күрсәтү өчен ашыгачак.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: