Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 ноябрь 2021, 20:30

Салкын тигәндә нәрсә эчәргә?

Кайсы эчемлек файдалы соң?!

Салкын тигәндә нәрсә эчәргә?
Салкын тигәндә нәрсә эчәргә?

Бал һәм лимон белән җылы чәй. Кара яки яшел чәй ясагыз, аңа 1 чәй калагы бал һәм берничә телем лимон салыгыз. Файдалы матдәләрен саклап калу өчен бал һәм лимонны кайнар суга салырга кирәкми.

Юкә чәчәкләре белән кура җиләге чәе. Юкәнең кипкән чәчәкләреннән чәй кайнатыгыз, аңа кипкән җиләк һәм кура җиләге яфраклары өстәгез һәм 30 минут тотыгыз. Әгәр кура җиләге юк икән, аның кайнатмасын кулланырга була.

Гөлҗимештән чәй. Вакланган гөлҗимешнең кипкән җимешләрен (3 аш калагы) 0,5 л кайнар суга салып, төнгә термоста калдырыгыз. Ашарга 30 минут кала көненә 4 тапкыр ярты стакан эчегез.

Лимонлы имбирь чәе. 1 стакан кайнар булмаган суга 1 аш калагы бал, 1 аш калагы лимон суы, 0,5 чәй калагы вакланган имбирь тамыры һәм бер чеметем корица салып болгатырга.

Ромашкалы чәй. 1әр чәй калагы юкә чәчәге һәм ромашка алырга, 1 стакан кайнар су кушып кайнатырга. 20 минут тотарга һәм сөзәргә.Көнгә 3 тапкыр 1/3 стакан эчәргә кирәк. Моңа бал өстәргә мөмкин.

Сарымсак белән сөт. Җылы сөткә 10 тамчы сарымсак суын салырга һәм төнгә эчәргә кирәк.

 Фото: pixabay.com

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: