Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 ноябрь 2021, 19:00

Кышкы юлда ничек йөрергә?

Кышын машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими.

Кышкы юлда ничек йөрергә?
Кышкы юлда ничек йөрергә?

Кыш көне асфальтка түбән температуралар йогынты ясый, машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими. Шуңа күрә тормозлау юлы арта, йөртүче һәрчакта да игътибарлы булырга, алдан тормозлый башларга тиеш,  ди белгечләр.

Кышкы юлда бар маневрны да алдан әзерләнеп эшләргә кирәк. Рульне кисәк кенә бору, газ педаленә кисәк басу машинаны тайгаклатып җибәрә. Идарә ителми торган шуып бару, тәгәрмәчләрне блокировкалауны булдырмас өчен, рульне салмак кына әйләндерергә кирәк, ди экспертлар.

Кыш кына юлда полосалар алмаштырып йөрүдән тыелырга, маневрлар вакытында тизлекне киметергә кирәк.

Кисәк тормозлау һәм шуып китү булмасын өчен, блокировкалауга каршы система (ABS) ярдәм итә, ләкин машина шуа башласа, алгы приводлы машинада газга басу көче шул килеш калсын, рульне шуып бара торган якка каршы якка салмак кына иттереп борыгыз. Ә менә арткы приводлы машинада газ педален ычкындырыгыз, рульне шуып бару ягына таба борыгыз.  Машина тулы приводлы булса, аякны газ педаленә баскан килеш калдырыгыз, рульне шуып бару ягына таба борыгыз.

Фото: pixabay.com

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: