Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 ноябрь 2021, 13:58

Бияләйләрнең дә зыяны бар, ди

Менә сиңа, мә!

https://bash.news
https://bash.news

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова гадәти булмаган хәбәр белән чыгыш ясады. Ул бияләй һәм перчаткаларның кеше сәламәтлеге өчен хәвефле булуы хакында сөйләде.

Бак дисәң, бияләйләрдә бактерияләр “ояларга” мөмкин икән. Бигрәк тә сезонлы чирләр вакытында тукымага бактерияләр һәм вируслар “ябыша”. Шуңа бияләй һәм перчаткаларны салганнан соң кулларны һәрвакыт яхшылап юарга кирәк, дип кисәтте Ирина Кононова.

“Без перчатка һәм бияләйләрнең, шулай ук кесәләрнең эчен эшкәртмибез. Аларны көн саен чистасына алмаштыру да мөмкин түгел. Шуңа бердәнбер юл – кулларны сабын белән юып йөрү”, – ди министр урынбасары.

Экспертлар әйтүенчә, чирләр таралган вакытта телефон, ачкыч, кәшелүк кебек үзебез белән бергә “урамга чыккан” әйберләрне дә чистартырга кирәк. Шулай ук перчатка-бияләйләр белән бит һәм күзләргә тимәскә киңәш ителә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: