Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 ноябрь 2021, 14:55

Әче коймак һәм шикәрле чәй!

Кибет кәнфитләре бер читтә торсын инде менә!

Кирәкле ингредиентлар: 500 мл сөт , 400-450 г. он, 2 йомырка, 40 г. шикәр комы, 20 г. чүпрә , тәменчә тоз. 

Чүпрәне җылы сөттә җебетеп, йомырка, тоз, шикәр комы салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Он кушып, камыр изәбез дә җылы урынга куябыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш. Күперә башлауга, бераз болгатабыз һәм кабат җылыга куябыз. Яңадан кабаргач, пешерә башларга мөмкин.

Камыр әйбәт кабарса, коймак та кабарып пешә, йомшак була. Пешергәндә камырны кызган майлы табага салып, асты кызарганчы тотабыз, аннан соң әйләндерәбез.

Әче коймак шикәрле чәй белән аеруча тәмле була! Кибет кәнфитләре бер читтә торсын инде менә!

Әче коймак һәм шикәрле чәй!
Әче коймак һәм шикәрле чәй!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: