Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 ноябрь 2021, 10:40

Нинди очракларда артык түләүнең мәгънәсе юк?

Хәзер көнкүреш техникасына төрле опцияләр өстиләр. Һәм шул сәбәпле  техника бәясе дә еш кына бер ярым, ике тапкыр арта. Ә бит кирәкмәгән функцияләр өчен түләмәс өчен, бу моментларны сатып алганчы ук белеп торырга кирәк!

Нинди очракларда артык түләүнең мәгънәсе юк?
Нинди очракларда артык түләүнең мәгънәсе юк?

Суыткыч

Мәсәлән, суыткычның, беренче чиратта, энергонәтиҗәлелек классына игътибар итәргә кирәк. Шулай ук аның эчендә начар исләрдән арындыра торган махсус катлам я күмер фильтрлары булуы да кирәкле нәрсә. Кайбер очракларда ишекнең ачык калуы турында хәбәр бирүе дә файдалы опция булырга мөмкин.
Ә менә урнаштырылган боз генераторына килгәндә, чынлыкта ул бөтен кешегә дә кирәкми. Боз генераторлары булган суыткычларны гадәттә эчемлекләренә боз салырга яраткан кешеләр сатып ала. Әмма боз ясау өчен  гади формалар белән дә чикләнеп була бит. Туңдыргычка куясың да.

Тагын суыткычтагы файдалы киңлекне генә түгел, ә акчаны да янга калдыруның бер ысулы – бик кирәге чыкмаган өстәмә контейнерлар һәм киштәләрдән баш тарту.
Кайбер җитештерүчеләр суыткыч камераларын янәсе дә төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә витаминнар «саклап» калырга ярдәм итә торган «үзенчәлекле» лампалар, шулай ук С витаминын «нурландыручы» махсус җайланмалар белән тәэмин итәләр. Әмма бу опцияләрнең нәтиҗәлелеге шикле һәм расланмаган,  ә  техниканың бәясен берничә тапкырга арттыралар.

 


Кер юу машинасы

Кер юу машинасы сатып алганда, башта аның габаритларын карау мөһим – идеалда ул артык зур булырга һәм артык күп урын алырга тиеш түгел, тик шул ук вакытта шактый сыйдырышлы барабан белән җиһазландырылырга тиеш. Энергия нәтиҗәлелеге классы да мөһим күрсәткеч булачак.  
15-20 минут эчендә тиз юу һәм кичектерелгән старт файдалы опцияләргә керә, әмма нык кирәк түгелләр. Программаларның күплеге өчен дә артык түләргә кирәкми. Чөнки күпчелек очракта «махсус» программалар – ул алдан бирелгән әйләнеш һәм температура. Ә бит аларны без үзебез дә сайлап куя алабыз,  кер юу машиналарының күбесе моны башкарырга мөмкинлек бирә.
Пар белән юу, шулай ук киптерү – шактый бәхәсле программалар. Пар белән юуны күпчелек кер юу машиналарында булган туксан градуслы температура белән алыштырып була, шулай бит? Киптерүгә килгәндә, ул мендәрләрне, мамык курткаларны киптерү өчен уңайлы булса да, бәяне ике тапкыр диярлек, ә кайвакыт күбрәккә дә арттыра. Шулай ук  киптерү функциясе шактый күп электр энергиясе чыгымына китерә. Өстәвенә, юылган әйберләр, чыннан да, яхшы кипсен өчен, аларны ике яки хәтта өч «порциягә» бүләргә туры килә.

 

Духовкалы мич

Күп кенә заманча “духовка”лар төрле ризыклар әзерләү өчен билгеләнгән программалар җыелмасы белән җиһазландырыла. Нигездә, бу уңайлы, әлбәттә, әмма әзерләү вакытын һәм кирәкле температураны үзең кую да  бик кыен эш түгел бит. Шуңа күрә моның өчен артык акча түләргә кирәкме соң?
Пиролитик чистарту опциясе дә мәҗбүри түгел. Шундый опцияле мич биш йөз градуска кадәр җылытыла һәм аның диварларында җыелган пычрак һәм май янып бетә. Әлбәттә, кул белән юарга теләмәгән кешеләр өчен шактый җайлы, әмма аның өчен артык түләү сизелерлек булачак. Өстәвенә, мондый пиролитик чистарту вакытында духовка бик күп электр энергиясен сарыф итә!
Ә менә пар генераторы булу файдалы. Чыны булса, әлбәттә, чөнки кайбер җитештерүчеләр пар генераторы дип мич төбендәге су агызыла торган махсус тишекне күз уңынды тота. Мондый «пар генераторы» өчен артык түләүнең мәгънәсе юк, чөнки шундый ук уңыш белән мичкә һәрвакыт су салынган гади савытны да урнаштырырга була.


Ә сезнең кайчан да булса файдасыз өстәмә опцияләре булган көнкүреш техникасы сатып алганыгыз бармы? Фикерләрегезне языгыз.

Фото чыганагы: i.pinimg.com

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: