Ингредиентлар:
- 3 зур груша,
- 120 г эремчектән ясалган сыр,
- 5-6 макадамия чикләвеге,
- 1 аш кашыгы бал,
- дарчин тәменчә.
Грушаларны яхшылап юарга, уртага бүләргә. Ипләп кенә орлыклы урынын алып ташларга.
Эремчектән ясалган сырга бал һәм дарчин кушып бутарга.
Грушаларның орлыкларын алганнан соң калган чокырчыкларына баллы сыр салырга. Төбенә аз гына су салынган формага урнаштырга. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 15 минутлап пешерергә. Шушы вакыт үткәч, җимешләрнең өстенә вакланган чикләвекләрне сибәргә. Яңадан мичкә тыгарга һәм тагын 10-15 минут тотарга (пешү вакыты грушаларның йомшаклыгына бәйле).
Табынга биргәндә өстенә бераз сыек бал агызырга мөмкин.
Фото чыганагы: goodhouse.ru