Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 ноябрь 2021, 21:19

Минтай ябыктыра

Холестеринны да киметә.

Минтай ябыктыра
Минтай ябыктыра

 Минтай - майсыз балыкларның берсе. Минтай, ит кебек, аксымга бай, ә калориясе аз. Шуңа күрә, ябыгырга һәм зифа буй-сынны саклап калырга теләүчеләр өчен ул бик файдалы.

Минтай иммунитетны ныгыта, бавыр, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан тамырлары юлларын ача, кандагы зарарлы холестерин дәрәҗәсен киметә. Моннан тыш, ул тирегә һәм чәчкә яхшы тәэсир итә. Минтай йод запасын тулыландыра, сөяк һәм теш тукымаларын ныгыта. Әмма бу балык ашказанында җиңел эшкәртелгәч, кайбер хуҗабикәләр аны, туклыклы булсын өчен, майда кыздыра, кляр ясый. Минтай бу очракта диетик булмый инде, зыяны күбрәк - организмга артык калория җыела. Иң яхшысы - балыкны парда яйсә томалап пешерергә яки духовкада әзерләргә кирәк.

vkusnoe-da.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: