Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 ноябрь 2021, 09:36

Бу көн якынлаша...

"Черная пятница"ны көтәсезме?

bolshoyvopros.ru
Фото:bolshoyvopros.ru

“Кара җомга”да акчаларны саклап калыр һәм айлык бюджетны бер көнне  туздырмас өчен алдан әзерләнергә кирәк. Хезмәт хакын саклап калу ысулы хакында психолог,  фәннәр докторы, профессор Андрей Зубаревский сөйләгән.

Эксперт бюджетны һәм сатып аласы өстенлекле товарлар исемлеген  алдан планлаштырып куярга тәкъдим итә.

“Товарлар сайлаганда сатып алучының  янәшәсендә артык акча туздырудан саклап калырдай якын кешесе булу мөһим”, – дип аңлата психолог.

Кайчагында “распродажа” сүзен күреп, дөньяларын онытып, күпсанлы кирәкмәгән әйберләр сатып алган кешеләр үзләрен гаепли башлый. Профессор бу хәлдә плюслар күрә  белергә кирәк, ди. Ул кирәкмәгән әйберләрне бүләк итәргә киңәш итә. Шул рәвешле кеше чамадан тыш артык  товарлар сатып алганы өчен үзен аклый, ди Зубаревский.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: