Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 ноябрь 2021, 19:27

​Ни өчен доширак ашарга ярамый?

Ә бит күп кешеләр аны ярата...

​Ни өчен доширак ашарга ярамый?
​Ни өчен доширак ашарга ярамый?

Эш шунда ки, тиз әзерләнә торган токмачта зарарлы матдәләр күп (натрий, авыр эшкәртелә торган майлар).

Әмма ашказаны өчен төп бәла - моториканың күпмедер вакытка (45 минуттан 2-3 сәгатькә кадәр) туктап торуы. Токмач бүртеп, ашказанындагы бөтен буш җирне биләп ала һәм кинәт тую хисе тудыра.  Ашказаны асты бизендә чамадан тыш күп сут бүленеп чыга башлый. Бу ашказаны-эчәк тракты патологияләренә китерә. Ашказанда авырлык, аппетит булмау, кикерү, сару кайнау, күңел болгану, хәлсезлек барлыкка килә. Киләчәктә бу билгеләр хроник гастрит, ашказанда язва һәм башка төрле чирләр барлыкка китерергә мөмкин.

Дөрес тукланү мөһим, чөнки ул турыдан-туры сәламәтлеккә бәйле.

Фото: pixabay

​Ни өчен доширак ашарга ярамый?
​Ни өчен доширак ашарга ярамый?
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: